ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь 2019 ел.
җомга

Шәһәрнең 1 номерлы балалар сәнгать мәктәбенең Юлия һәм Сергей Арцыбашевлар җитәкчелегендәге “Микс” хореография коллективының кече яшьтәгеләр төркеме Санкт- Петербургта узган “Талантлар салюты” халыкара проектыннан зур җиңү белән кайтты. Аларны мәктәп коллективы хлопушкалардан салют белән каршы алды.

Узган атнада Буа драма театрында Иван Вырыпаев әсәре буенча “Иран конференциясе” премьерасы булды. Җирле артистлар өчен бу тәүге эксперимент, чөнки спектакль-манифест форматындагы сәхнә әсәрен беренче уйнаулары.

Әлеге спектакльнең кыскача эчтәлеге шундый – Даниянең Копенгаген шәһәрендә барган конференциядә төрле илләрнең танылган акыл ияләре – профессор, җәмәгать эшлеклесе, журналист, язучы, православие дин әһеле, шагыйрә һәм башкалар үзәккә үт-кән “Иран проблемасын” чишеп, чыгыш ясыйлар. Кемдер аны кешенең иреген һәм хокукларын бозуда күрә, икенчесе Якын Көнчыгышта барган хәрби конфликтларны әрнеп сөйли, калганнары тормыш мәгънәсе хакында уйланалар, еш кына Ходайны телгә алалар. Чыгыш барышында бәхәсләр дә туа. Шулай итеп, образлы рәвештә сәхнә тугыз өлешкә бүленә. Тугыз чыгышта – тугыз фикер. Тамашачы өчен аларның һәрберсе дә дөрес кебек.

Якшәмбе көнне, 24 ноябрьдә, шәһәрдә үзара салым акчаларын кертү һәм куллану мәсьәләсе буенча референдум узачак. Иртәнге 7:00 дән кичке 20:00  сәгатькә кадәр эшләячәк 15 участокта, гражданлык позицияңне чагылдырып кына калмыйча, бүләкләр дә отып булачак. Бу көнне һәр участокта балалар өчен төрле уеннар, конкурслар оештырылачак, ике билет уйнатылачак - берсе Мәдәни үсеш үзәгендәге киносеанска,  икенчесе - “Дельфин”  йөзү бассейнына.

    Татарстан Республикасы  буенча "Роспотребнадзор"  идарәсенең  Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарындагы  территориаль бүлеге  Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган "кайнар линия" үткәрү  турында  хәбәр итә.

Хөрмәтле салым түләүчеләр!

Татарстан Республикасы буенча 8нче номерлы районара салым инспекциясе милек салымнарын түләү өчен санаулы көннәр калып бара, дип искә төшерә. 2 нче декабрьгә кадәр гражданнарга түбәндәге салымнарны түләргә кирәк:

• физик затлар милкенә салым

• җир салымы

• транспорт салымы

• салым агенты тарафыннан тотып калынмаган физик затлар кеременә салым

Салым түләү теркәү органнарыннан (Росреестр, ЮХИДИ, ГИМС һ. б.) килгән белешмәләр буенча формалаштырыла торган салым белдерүләре, шулай ук физик затларның 2-НДФЛ формасы буенча керемнәре турында белешмәләр нигезендә башкарыла.

Салым белдерүләре почта аша, ә «физик затлар өчен шәхси кабинет» тан файдаланучыларга шәхси кабинетка җибәрелә.

Кирәк булган очракта салым хәбәрнамәсен теләсә кайсы салым органында алырга мөмкин яки «минем Документлар » күпфункцияле үзәккә гариза белән мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.


21
ноябрь 2019 ел.
пәнҗешәмбе

Бүген Буа муниципаль районы делегациясе «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узган стратегик сессиядә катнашты. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Кече һәм урта эшмәкәрлек «Корпорациясе»  АҖ генераль директоры Александр Браверман катнашында узды. Очрашу барышында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, корпорация   вәкилләренең дәүләт катнашындагы эре компанияләрнең сатып алуларына үтемлелеген киңәйтү, кредит-финанс ярдәмен үстерү, шулай ук бизнес өчен иң кирәкле мәгълүматны туплаучы «МСП Бизнес-навигаторы» проектын тормышка ашыру темасы буенча фикер алыштылар.  Әйтик, бүгенге көндә Татарстанда теркәлгән 4,9 мең кече һәм урта эшмәкәрлек  субъекты 200 млрд.сумнан артык сумга эре заказчылар белән тәэмин итә.

   ЗАГС бүлегендә икенче һәм аннан соңгы балалары туган биш хатын-кызга ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Сертификат ияләре - Буадан Зөлфия Хисамова, Гөлназ Хәйретдинова, Гүзәл Насыйрова, Татар Буасыннан Лилия Мәүлетова, Чурактан Адилә Каһарманова.  РФ Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе начальнигы Рафыйк Җәләлов хатын-кызларны якынлашып килүче Әниләр көне белән котлады, аларга матур теләкләр юллады.

    Бүгенге көндә ана капиталы 453 мең  26 сум тәшкил итә. РФ Пенсия фондының Буа шәһәрендәге (районара) идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районда 105 кеше  әлеге документка ия булган.  Узган еллар белән чагыштырганда сан кимү ягына авышкан. Әйтик, 2008 - 2009 елларда сертификатларны 300дән артык кешегә тапшырылган.

Татарстанда  ел  дәвамында  дуңгызчылык  продукциясен  җитештерүнең  артуы  күзәтелә.   «Республикада  бу  елның  гыйнвар-октябрь айларында авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  һәм фермер хуҗалыкларында     76 мең  132 тонна  дуңгыз  ите  җитештерелгән. Бу  узган  елга  карата   106% тәшкил  итә», – дип  сөйләде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  терлекчелек   тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы   урынбасары  Ирек Гыйбадуллин.


Белгеч  бигеләп үткәнчә,  2019 елның  тугыз  аенда  иң  күп  күләмдә  дуңгыз  ите    Тукай  муниципаль районында  җитештерелгән  – 46 мең  608 тонна (яисә республика буенча   җитештерелгән гомуми күләмнән  61,2% тәшкил  итә). Бу  күрсәткеч  буенча  икенче  урында  - Буа  районы  -  14 мең  328 тонна, өченче  урында  - Саба  районы   - 7 мең  271 тонна.  

2019 елның 4 декабрендә узачак йомгаклау иншасында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.

Гаризалар Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 нче йорт (2 нче кат) адресы буенча «Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе» МКУДА кабул ителә. Гариза биргәндә кирәк, үзеңдә ия булу өчен күчермәсен паспорт, күчермәсен СНИЛС, һәм күчермәсен документ турында уртача алганда, мәгариф.

Электрон ветеринария сертификатларын рәсмиләштерү ит, балык, йомырка продукциясе, бал, чи сөт һәм башка кайбер товар позицияләре өчен мәҗбүри булса, агымдагы елның 1 июленнән әлеге исемлеккә әзер продукция, шул исәптән сыр, май һәм куертылган сөт, ә 1 ноябрьдән сөт продукциясе өстәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования