ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Казан буенча:

Аязучан болытлы һава. Явым-төшемсез.

Көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с. тизлектә җил

Төнлә минималь һава температурасы, иртән -11..-13˚,

аязганда -15 градуска кадәр.

Көндез һаваның максималь температурасы -3..-5˚.

Юлларда бозлавык.

Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) һәм КУЭ Корпорациясе яшьләр эшкуарлыгының «БЕЗНЕКЕН булдырыгыз» федераль конкурсы башлануы турында игълан итте. Анда үз эшләрен булдырырга теләүче яки ике бизнес алып баручы 14-28 яшьлек яшьләр катнаша ала. Җиңүчеләр «Яшьләр эшкуарлык инициативасы» фондының 1 млн сум күләмендәге грантын алачак.

2023 елда Татарстанда инвалидлыгы булган 32 мең гражданга электрон сертификатлар ярдәмендә 237 мең берәмлек  техник тернәкләндерү чаралары һәм протез-ортопедик эшләнмәләр бирелде. Әлеге максатка  Социаль фондның  төбәк бүлеге 140 миллион сум акча җибәрде.

2024 елның 22 февралендә почта әйләнешенә «Киләчәк уеннары»на багышланган нәфис марка чыкты. Анда «Цифрлы ялкын» мультиспорт турниры эмблемасы сурәтләнгән.

Татарстан Росреестры белгечләре өч ел элек тикшерелгән пунктларны тикшерәчәк

Татарстан территориясендә барлыгы 3 меңнән артык геодезия челтәре пункты  урнашкан, алар федераль милеккә карый, дәүләт саклавында тора һәм геодезия һәм картография эшләрен башкаруның нигезе булып тора һәм икътисад, фән һәм оборона өлкәсендәге бурычларны хәл итү өчен кулланыла. Аларны тикшерү саклау зоналарын билгеләү, хәлне анализлау, исәпкә алу, шулай ук аларның саклануын тәэмин итү өчен чаралар күрү өчен кирәк.

Физик затларның керемнәренә салым, кагыйдә буларак, автомат рәвештә түләнә ул хезмәт хакыннан тотыла. Әмма кайбер очракларда гражданнар салым суммасын мөстәкыйль исәпләргә һәм салым органына физик затларның керемнәренә салым буенча декларацияне 3-НДФЛ формасы буенча тапшырырга тиеш.

«Киләчәк Уеннары» кунаклары һәм катнашучылары Галәмнең Беренче Бишлеге белән уникаль открыткаларны бушлай җибәрә алачак. Россия почтасы 21 февральдә Казанда старт алган фиджитал-форматтагы дөньядагы беренче масштаблы ярышның партнеры булды.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук аларның гаиләләре Россия Социаль фонды линиясе буенча берничә түләүгә хокуклы. Социаль ярдәм чараларын рәсмиләштергәндә аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә.

Татарстан гаиләләренә балалары белән бирелә торган социаль ярдәм чаралары турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан буенча Социаль фонд бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.


24
февраль, 2024 ел
шимбә

25 февраль төнендә һәм иртән Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында һава температурасының  -25 -26˚ кадәр төшүе көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International