ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь 2019 ел.
шимбә

Буа энциклопедиясенең  яңа томы киләсе ел башында дөнья күрергә тиеш. Шәһәрнең туган якны өйрәнү музеенда моңа әзерлек эшләре бара.

“Авангард” агрофирмасының “Коммуна” филиалы районда күп сөт савучы хуҗалыкларның берсе. Биредә күрсәткечләрне тагын да  үстерү өстендә дә эшлиләр. Быел узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда тәүлеклек уртача савым 3 килограмм тирәсе артыграк.

24 ноябрьдә шәһәрдә үзара салымны кертү һәм файдалану буенча референдум узачак.

Узган елгы корылык аркасында уҗымнар, авыр тишелеп, кышка кергәнче тиешенчә ныгып кала алмады. Ә быел аларны җылы, яңгырлы озын көз сыный. Әлеге материалда мондый һава торышының үсемлекләргә ничек тәэсир итүен ачыкларга булдык.

“Россельхозүзәк”нең Буа районара бүлегенең әйдәп баручы агрономы Анна Алексеева әйтүенчә, әлегә тискәре йогынтысы юк.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча №8 районара инспекциясе салым түләүчеләргә  "Акчалата исәп-хисапларны һәм (яки) түләү карталарыннан файдаланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану" турында Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" 2016 елның 3 июлендәге 290-ФЗ номерлы Федераль закон белән  "Акчалата исәп-хисапларны һәм (яки) түләү карталарын кулланып исәп-хисап ясаганда контроль-касса техникасын куллану турында" 22.05.2003 елның 54-ФЗ номерлы Федераль ззаконына, контроль-касса техникасын теркәү һәм куллану өлешендә үзгәрешләр кертелүе турында хәбәр итә.


15
ноябрь 2019 ел.
җомга

Буа районы Башкарма комитетында ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар,  аларны үз гаиләләренә тәрбиягә алырга теләүче гаиләләр, инвалид балалар, ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан затлар, улыкка алучылар һәм аларның законлы вәкилләре өчен түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көне узачак. Бу чара бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында оештырыла. Район Советының  юридик бүлеге вәкилләре, халыкка хокукый ярдәм күрсүтү өлкәсендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыручы хокук саклау органнарыннан һәм оешмаларыннан белгечләр катнашачак.

    Хокукый ярдәм күрсәтүчеләр 2019 елның 20 ноябрендә көндезге 10:00 сәгатьтән Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында кабул итәчәк.


14
ноябрь 2019 ел.
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе  Хөкүмәте  Рәисе Дмитрий Медведевта  узган  киңәшмә беркетмәсе  нигезендә  африка  луңгызлар  чумасы таралуны    булдырмау  максатларында  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы, кыргый  кабан  дуңгызлары  арасында  вирусның  йөрүе һәм  бу  авыруның  табигый  чыганаклары  барлыкка  килү  АЧС таралуның төп   сәбәпләрен  тәшкил  итә,  дип  билгеләп  үтте.  

13 ноябрьдә Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министрының  беенче  урынбасары    Джамбулат Хатуов АПКның  төбәк  идарә  органнары  җитәкчеләре  белән   селектор киңшмәсе  үткәрде,  ул  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре тарафыннан     минераль ашламалар  сатып алу  һәм  2020 – 2025 елларда  аларны  кулланынуны  арттыру  мәсьәләләренә  багышланган  иде. 

Игътибар иттегезме, үзәк парк коймаларына элгән баннерларда фотоларны карарга халык күргәзмәгә йөргән кебек килә. Район оешма-предприятиеләре архивыннан тупланган “галереядә” үзләрен, хезмәттәшләрен, танышларын табып, кош тоткандай шатланалар.

Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә үзара салым средстволарын кертү һәм файдалану турында сөйләшәләр. Республикада җиде елдан бирле гамәлдә булган әлеге программада катнашу өчен моңа кадәр референдумнар үткәрелеп килде. Быел исә яңалык кертелде – 3 меңнән кимрәк яшәүчесе булган авылларда әлеге мәсьәлә  җыеннарда хәл ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования