Авыл жирлеге хакында

Аксу авыл җирлеге
422415 Татарстан Республикасы, Буа районы, Аксу авылы, Үзәк урам, 116 а йорт
Авыл җирлеге башлыгы: Хәйретдинов Марат Мөнир Улы
Сәркатип: Шәрифуллина Гөлназ Илдус Кызы

Кабул иту вакыты
СИШӘМБЕ: 14 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр
Географик урыны
Аксу авыл җирлеге Буа районының төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан һәм Бик-Үти авыл җирлеге, Апас районы һәм Чуваш Республикасы белән чиктәш. Буа шәһәреннән 30 км ераклыкта. Авыл җирлегенең үзәге Аксу авылы.
Мәйданы
95 га, халык саны 624, төп халкы татарлар.
Кыскача тарихи мәълүмәт
Чуаш Республикасы белән чиктәш, Буа шәһәреннән төньяк-көнбатышка таба 30 км. ераклыкта урнашкан безнең авылыбыз - Кишер Аксуы. Көнчыгыштан ул республикабызның Апас районына тоташа.
Авылның Аксу дигән исеме бик борынгы заманнарга барып тоташа. Моннан 300 еллар элек хәзерге Аксу авылы урнашкан урында куе урман булган. Аның уртасындагы иңкүлектән чишмә агып чыккан. Шул чишмә янында Аксу исемле кеше яшәгән. Тора-бара бу урында 6-7 хуҗалыктан торган “Аксу” исемле кечкенә генә авыл барлыкка килә. Авыл халкы игенчелек белән шөгыльләнә. Вакытлар үтү белән, халык белемгә омтыла башлый. Авылда картлар көче белән манаралы мәчет салына. Тора-бара мәчетләрнең саны “5” кә җитә.
Ә менә “Кишер Аксуы” дип, халык телендә йөри торган исеме XIX гасырда яшәгән һәм авыл тарихында тирән, якты эз калдырган бертуган Шәрәфләр исеме белән бәйле. Аксуда кишер игү моннан 150 еллар элек башланган.
Колхозлашу чорына кадәр һәр хуҗалык 2-3 гектар кишер чәчкән һәм аны якын-тирәдәге авылларга чыгып сатып, күп табыш алган. Хәзерге вакытта да Аксу халкы бу һөнәрен ташламый. Ул бүгенге көндә дә кишер үстерү белән дан тота.
...Унтугызынчы гасырның алтмышынчы еллары. Тәтеш өязеннән Аксу авылы крестьяны Хөснетдин яшь хатын алып кайта. Бу, күрәсең, өлкән хатыныннан туган 9-10 яшьлек улына, ягъни Шәрәфетдингә ошап җитмәгән. Малай өйдән чыгып киткән. Күп газаплар күрергә туры килгән аңа. Ахыр чиктә ул Самарага килеп урнашкан. Бер сәүдәгәргә эшкә ялланып, башта йомышчы малай, аннан инде приказчик булып хезмәт иткән. Туган авылы Аксуга 15 елдан соң гына әйләнеп кайткан. Ул үзе белән бик күп итеп яшелчә орлыклары алып кайта. Авылына кайткач, гаилә корып җибәрә, үзенең хуҗалыгын булдыра. Алып кайткан орлыкларын уңдырышлы Аксу туфрагына чәчеп, мул уңыш ала, аның серенә авыл халкын да төшендерә. Авылдашлары исә кишер игүне кулай күрәләр. Барысы да әлеге яшелчәне үз бакчасына чәчеп үстерә башлыйлар. Шуннан бирле авылны “Кишер Аксуы” дип йөртә башлаганнар. Шуннан бирле кишер үстерү, аның белән сату итү төп кәсепкә әверелә. Аксулылар үстергән кишерне хәзер Татарстанда гына түгел, ә Россиянең күп кенә төбәкләрендә дә беләләр. Аксу кишере дип махсус сорап, сайлап алалар.
Бүгенге көндә Аксу үсеше белән алга киткән авылларның берсе. 624 халкы булган авыл 302 хуҗалыкны берләштерә. Аксу авылы күзгә күренеп үзгәрә: үсә, төзекләнә, матурлана. 2002 нче елдан авылда иман учагы-мәчет эшләп килә. Ул, мәчетне салырга булышкан әби хөрмәтенә, “Гайшә” исемен йөртә. Авылга кадәр асфальт юл төзелде, 2001 нче елда Бола елгасы аша “Дуслык күпере” файдалануга тапшырылды. 1999 нчы елның ноябрендә, бөтен халыкны таңга калдырып, зәңгәр факел кабынды: йортларга газ кертелде. Бүген 270 хуҗалык зәңгәр ягулыктан файдалана. Авылның үзендә үк 144 номерга исәпләнгән АТС эшли; инде халык телефонлы да булды. Интернетка чыгу мөмкинлеге дә бар.
Мәктәп тарихы да бертуган Шәрәфләргә барып тоташа. Аның агачтан эшләнгән бинасын 1925 нче елда Гыйльметдин Шәрәф эшләтә.Заманы өчен иң матур, иң бай мәктәпләрнең берсе була ул. Бөтен тирә - як авыллардан килеп укыйлар бу мәктәпкә.1986 нчы елда ак кирпечтән яңа мәктәп салына. Ул ерактан ук балкып күренеп тора.
2008 нче елда мәдәният йорты төзекләндерелде. Мәдәният йорты бинасында Аксу авыл җирлеге һәм авыл китапханәсе урнашкан.

Оешмалар исемлеге
ООО СХП Бола, Аксу урта мәктәбе, Авыл мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлекчәсе, сбербанк филиалы.

Соңгы яңарту: 22 сентябрь 2018, 10:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования