Архив бүлегендә укучылар өчен квест узды

Архив бүлегендә укучылар өчен квест узды

Бу юлы архив хезмәтенә һәм ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан сыйныф сәгатенә Буа муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегенә лицей-интернатның 7 сыйныф укучылары килде.
Бүлек җитәкчесе Ләйсән Сәмәрханова архивта сакланучы документлар, кабул итү, Саклау, Тикшерү Эшләре ничек алып барылуы турында сөйләде. Кыска гына вакыт эчендә алынган белемнәрен укучылар квест барышында кулланганнар. Малайлар һәм кызлар командаларына бүленеп ярыштылар. "Адреслар» буенча стеллажлардагы архив тартмаларында биремнәрне эзләделәр. Тарих буенча сорауларга җавап бирделәр, архив эшчәнлегенә багышланган ребус, кроссворд чиштеләр. Егетләр бераз җитезрәк булып чыкты. Әмма соңгы тартмадан сюрприз – Рәхмәт хаты белән бергә алдылар. Укучылар " архив квесты» ярдәмендә район тарихыннан күп нәрсәләрне белә алдылар, дип билгеләп үттеләр.

 

Фоторепортаж

docx
Скачать текст
DOCX

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International