Буада "Бүләк итү көне" акциясе узды

Бүген, 15 ноябрьдә, Татарстан Республикасы архив хезмәте оешуга 100 ел тулу уңаеннан, Буа муниципаль районы башкарма комитеты архив бүлеге хезмәткәрләре "Бүләк итү көне" акциясен үткәрделәр.

Бүләк итү архив фондын комплектлаштыруның төп ысулларыннан берсе булып тора. Тарихыбыз, мәдәниятебез, буалылар турында сөйләүче документлар, фоторәсемнәр тарихи-мәдәни мирас, киләчәк буын яшьләренә патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү өчен бик мөһим. Нәкъ менә шундый Документлар бүген саклауга архивка тапшырылды.

Әлеге чарадан безнең район җитәкчеләре дә читтә калмады. Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибрахманов архивка «ТРның иң төзек торак пункты»республика конкурсының элекке еллардагы фоторәсемнәре төшерелгән алты альбом һәм истәлекле билгеләрен тапшырды.  Ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова ветераннар белән фотолар бүләк итте. Пенсия фонды җитәкчесе Рафыйк Җәләлов шәхси архивтан Фоторәсемнәр тапшырды.

Сталинград сугышында катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Ибраһим улы Төхвәтуллин үзенең батырлыклары турында сөйләде һәм үзенең истәлек фотоларын бүләк итте. Буа үзәк район хастаханәсе җитәкчесе Рөстәм Сәмәрханов 1971 елгы табибларның фотосурәтләре һәм биографиясе белән "Мактау китабын" тапшырды. Бүгенге көндә архивка бүләк ителгән иң иске басма 1906 ел белән исәпләнә. Бу - "Сембер губернасының җир биләмәләре статистикасы» һәм шәһәрдә яшәүче Фаяз Шәрәфетдинов бүләк иткән фоторәсемнәр.

Туган якны өйрәнүче Илгиз Нигъмәтуллин «Бүләк итү көне» акциясен игътибарсыз калдырмады. Ул үзенең шәхси архивын тапшырды, аның составы бик төрле – тимер юл төзелеше буенча документлар да, 1968 елда СССР тимер юлы атласы да, фоторәсемнәр дә, үз басмалары да һәм башкалар.

Бүген тапшырылган шәхси архивлар Буа муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге коллекциясендә лаеклы урын алачак. Туган як тарихына карата ярдәмчеллеге һәм сак карашлары өчен барлык бүләк итүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез һәм акция матур традициягә әверелер дип өметләнәбез.

 

Фоторепортаж

docx
Скачать текст
DOCX

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International