Бүген архив бүлегенә Ветераннар советы әгъзалары килеп киттеләр. Аларга Безнең эшебез һәм архивта сакланучы документлар турында сөйләдек. Фоторәсемнәрне карап, өлкәннәр бер-берсе белән хатирәләре белән уртаклаштылар. Рәхмәт йөзеннән ветераннар советы җитәкчесе Хөсәенова Җәүһәрия Ислам кызы архивка крестьяннарның сәяси репрессия корбаннары турында, анда Буа районында яшәүчеләр исемлекләре бастырылган Хәтер китабын бүләк итте.