23.11.2012 Бер тамырдан, уртак язмыштан без ...

17 нче ноябрь көнне Аксу мәдәният йортында авыл хезмәтчәннәренә багышланган әдәби-музыкаль кичә булып утте. Ул “Бер тамырдан, уртак язмыштан без ...” дигән тема астында узды. Кичәгә тормышыбызны мул, өстәлләребезне сыйлы, яшәешебезне якты иткән хезмәт ияләре чакырылды. “Көзге муллык”, “Милли ризыклар” кургәзмәләре оештырылды. “Без тарихта эзлебез” темасы астында оештырылган китап кургәзмәсенә авыл тарихын чагылдырган альбомнар, тематик папкалар куелган иде. Аксу урта мәктәбенен һәр сыйныфы төрле хезмәт кешеләренә, эшмәкәрләренә карата, авыл тарихына багышланган газеталар чыгардылар.

Кичә барышында һәр хезмәт кешесенә: игенче, терлекче, механизатор, укытучы, шәфкать туташы, почта хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы белгечләре һәм башка бик күп хезмәт ияләренә багышлап җырлар җырланды, биюләр башкарылды.

Бәйрәм кичәсен авыл китапханәчесе Нургалиева Фәридә һәм математика укытучысы Ләйсән Галәветдиновалар алып бардылар.

Кичәне оештыруда мәдәният йорты директоры Гатауллина Гөлфизә, укытучылар Хәйруллина Рәзинә , Нурмухаметов Илһам зур көч куйдылар.


 

Последнее обновление: 9 февраля 2021 г., 22:39

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International