18.01.2014 60 ел бергә тигез гомер кичергән гаилә

Буа муниципаль районының Аксу авыл җирлеге җитәкчесе Ш.Г. Гатауллин һәм авыл җирлеге сәркәтибе Г.Р. Хамидуллина 2014 елның 18 гыйнварында “Бриллиант” туйларын билгеләп үтүче Абдуллиннар гаиләсен котладылар һәм “Рәхмәт хаты”, бүләкләр тапшырдылар. Назыйф абый белән Әминә апа авылның күркәм кешеләре, ә гаиләләре авылдашлары өчен генә түгел, ә барлык район кешеләре өчен дә  үрнәк булып тора. Юбилярлар итәгәтле, тәрбияле балалар үстергәннәр, ә бүген исә онык һәм оныкчыкларына үз киңәшләрен бирәләр. Яшь буынга мондый авыл гаиләсе зур үрнәк булып тора.Түземлелек, хөрмәт, ярату һәм тугрылык үрнәге!
       

Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 09:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International