Быел Буа шәһәрендә барлыгы 10 ишегалды төзекләндереләчәк. Программаны гамәлгә ашыру кысаларында юллар, тротуарлар, тышкы яктырту, эскәмияләр һәм урналар кую, ТКО (каты коммуналь калдыклар) мәйданчыкларын һәм ком өслекле балалар җиһазлары урнаштыру планлаштырыла. Ишегалларны төзекләндерү проектлары һәр этапта халык белән килештерү уза. График буенча бүген проектантлар белән Гагарин урамы буенча 17, 17А, 9, 9А, 9В йортларда яшәүчеләр очрашачак.