Бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат бирү көне кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Зәңгәр ут кабыз!» акциясендә катнашты.
Чара Кыят урта гомуми белем бирү мәктәбендә 7 сыйныф укучылары белән узды.
Әлеге акциянең максаты-аутизм проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, җәмгыятьтә әлеге синдромлы кешеләргә һәм шундый балалар тәрбияләүче гаиләләргә карата мөнәсәбәтне үзгәртү.
Чара барышында «Нәрсә ул аутизм», «Аутизм билгеләре һәм сәбәпләре» кебек сораулар күтәрелде. Шулай ук балалар кәгазь фонарьлар ясадылар, шул рәвешле алар Аутистик спектрны бозган балалар тәрбияләнүче гаиләләргә теләктәшлек белдерделәр.
Белгеч билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларда «аерым кешеләргә» карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыра.