Балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән җәяүле экскурсия узды

2021 елның 9 апреле, җомга

Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан Буа шәһәренең «Ак каен» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр, муниципаль хезмәтнең әйдәп баручы белгече Санатуллина Э.И., Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе  җирле бүлеге җитәкчесе Меннибаева А. Р. белән берлектә, балалар хәрәкәте маршрутлары буенча белем бирү оешмасына җәяүле экскурсия үткәрелде. Чараның максаты-балаларны урамнар киселеше, юлның бу участокларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында күзаллау, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту. Чара барышында балалар юл билгеләрен, светофор сигналларын, тротуарларда һәм җәяүлеләр аркылы чыгу урыннарында җәяүлеләрнең үз-үзләрен тотышы кагыйдәләрен кабатладылар, урам-юл челтәре объектларына игътибар иттеләр, җайга салынмый торган һәм җайга салынулы җәяүлеләр кичү юлларын аерырга өйрәнделәр. Чара ахырында балаларга браслетлар һәм «Бала чакның игелекле юлы " газеталары тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International