10 апрель көнне "Тоталь диктант" бөтендөнья агарту акциясе узды. Бу ирекле диктант, аның максаты - грамоталылыкны һәм рус телен популярлаштыру. Акциянең шигаре - "Грамоталы булу - модалы!".
Безнең районда диктант үткәрү мәйданчыклары барлык төп һәм урта мәктәпләрдә, шулай ук ветеринария техникумында, медицина училищесында һәм Социаль белем бирү академиясенең Буа филиалында оештырылды.
"Тотальный диктант" акциясендә 900дән артык буалы катнашты.