2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасы дәвам итә. 2021 елның 19 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе бинасында (Казан шәһ., Зур Кызыл ур., 39 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе гражданнарны кабул итә.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләр үз сорауларын Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә турыдан-туры видеоэлемтә режимында тоташу юлы белән бирә алачак. Сәрия Сабурская һәм Валерий Липскийга мөрәҗәгать итәргә теләгән республика халкына алдан ук (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка тикшерү идарәсенең территориаль тикшерү бүлекчәләренең берсенә яисә Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе бинасына килергә кирәк.