Быел традицион Бөтенроссия өмәсе 24 апрельдә узачак. "Генераль җыештыру"лар, бер үк вакытта бөтен ил буйлап узачак, Буа муниципаль районы халкын да зур өмәдә катнашуга чакырабыз.
Кыштан соң әйләнә –тирәлек тәртипкә китерүгә мохтаҗ. Эш фронты бик зур, бер көн эчендә аны, әлбәттә, үтәп булмый. Шуңа күрә районда язгы санитар чистарту эшләре 1 апрельдә башланып китте һәм күп кенә предприятиеләр, оешмалар өмәләр уздырды инде. Билгеләп үтик, бу эш 30 майга кадәр дәвам итәчәк.
Өмә районның барлык җирлекләрендә узачак, ишегалларын һәм подъездларны, юлларны һәм аларга бәйле территорияләрне тәртипкә китерергә, парклар һәм җәмәгать урыннарын җыештырырга кирәк булачак. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү алдыннан һәйкәлләрне, обелискларны һәм мемориалларны чистарту планлаштырыла.