Киләчәк турында кайгырту

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

“Киләчәк турында кайгырту” программасы кысаларында Буа районының “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Җамалетдинова Дилә “Сезнең никахка мөнәсәбәтегез?” темасына Буа ветеринария техникумы студент кызлары белән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты - студент яшьләрнең гаиләгә һәм никахка мөнәсәбәтенә йогынты ясый торган факторларны ачыклау һәм анализлау.

Кызлар  "гаилә", "гражданлык никахы" һәм "никах алды мөнәсәбәтләре" төшенчәләренең асылын ачкан лекцияне тыңладылар. Гаилә мөнәсәбәтләре проблемалары турында сөйләшеп, гаиләне кешелек дөньясы тарафыннан эшләнгән кыйммәт итеп карадылар.

Оештыручы фикеренчә, әлеге чара яшьләргә теркәлмәгән никахларның тискәре нәтиҗәләре турында күзаллауларын киңәйтергә, гаилә һәм никах турындагы законнарны аңларга, шәхес хокукларын хөрмәт итәргә ярдәм итәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International