Узган ял көннәрендә Буа җиңел атлетлары уку урыннары буенча югары уку йортлары Спартакиадаларында уңышлы чыгыш ясадылар.Павел Тимряков Татарстан Республикасы Спартакиадасының 400 һәм 800 метр дистанцияләрендә ышанычлы лидер булды, Николай Николаев Ульяновск өлкәсе Спартакиадасының 3000 метр дистанциясендә пьедесталның иң югары баскычын яулады, шәхси рекордын шактый яхшыртты. Хәзер безнең егет-кызларга Россия югары уку йортлары спартакиадасында очрашырга туры киләчәк.
Аларга алдагы стартларда уңышлар телибез. Без сезгә ышанабыз!!!