Халыкара гаилә көне: Буада юбилярларны хөрмәтләделәр

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Бүген Буа драма театры залында районның бәхетле гаилә парлары җыелды. Халыкара гаилә көненә багышланган бәйрәмдә быел 45, 50, 55 һәм 60 ел бергә гомер иткән парларны хөрмәтләделәр.

Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев катнашты. Ул бәйрәм белән котлады, нык сәламәтлек, озын һәм бәхетле гомер теләде һәм гаилә парларына йөрәк формасындагы статуэткалар тапшырды.

Гаилә тормышы юбилярлары  сәхнәнгә тормыштагы кебек нык адымнар белән кулга-кул тотынышып күтәрелделәр. Кулны- кулга куеп матур тормыш кичерү дә бәхетнең иң зур сере икәнне алар тагын бер кат раслады.

Район үзешчәннәре, шулай ук район балалар сәнгать мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр башкаруында җырлар концерт кунаклары өчен зур бүләк булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International