Шушы көннәрдә район үзәк хастаханәсендә ковид госпиталенең икенче бүлеген ачарга мәҗбүр булганнар. 65 урынлы ике бүлекчә дә тулы. Амбулатор авырулар саны да көннән-көн арта.
Хастаханәдән алынган мәгълүматларга караганда, ун көн эчендә ковид уңаеннан амбулаториядә дәваланучы авырулар саны 72 дән 297 кешегә кадәр арткан. Кабул итүгә коронавирус белән авыручыларның зур чиратлары барлыкка килде, ләкин ковидтан вакцинация ясауга чиратлар юк.
"Знамя" район газетасы журналистларының коронавирус һәм вакцинация белән бәйле хәл турындагы сорауларына район үзәк хастаханәсенең поликлиника буенча баш табиб урынбасары Наилә Гыймадиева җавап бирде.
- Наилә Әминовна, ковидтан вакцина турында нинди генә имеш-мимешләр йөрми. Кызганычка каршы, тискәре фикерләр дә күп. Ул ярдәм итми, диләр. Үзегез вакцина кадаттыгызмы?. Тикшерелдегезме, антитәнчекләрегез бармы?
- Районга «Спутник V» вакцинасы килгәч, мин беренчеләрдән булып прививка ясаттым. Берничә айдан анализ ясадым. Минем дә, хезмәттәшләремнең дә антитәнчекләр титры җитәрлек иде. Шушы көннәрдә, алты ай булачак, мин антитәнчекләргә яңадан анализ бирдем һәм алар кимегән дип уйлыйм. Кабат вакцинация узам. Алга таба да алты айга бер тапкыр вакцинацияләнергә туры киләчәк. Чөнки кешеләр төрле вакытта прививка ясаттылар, шуңа күрә күмәк иммунитет юк. Бүгенге Һиндстан штаммы белән инфекцияне җиңү өчен организмда антитәнчекләр шактый югары титрда булырга тиеш. Минемчә, халыкны күпләп вакциналаштырганда гына көтелгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Бу материалны киң аудиториягә чыгаргач, кешеләр арасында төрле фикерләр барлыкка киләчәк. Тик шуны әйтәсем килә – сайлау юк: я коронавирус йоктырып,, авыр хәлдә каласың, я вакцина кадатасың. Вирус бик тиз тарала, вакцина кадатмаган кешенең авырып китүе-бу вакыт мәсьәләсе генә.
– Ләкин кешеләр ковидтан вакцина да организмга тискәре йогынты ясар дип курка бит әле. Ул, чыннан да, зыян китерергә мөмкинме?
– Бу сорауга җавап бирер алдыннан мин булган хәлне күрсәтер идем. Табиб-невролог буларак, мин коронавирусның нәтиҗәләрен күрәм. Мин инфекциянең үзәк нерв системасын зарарлавы, өлкәннәр психозлардан, деменциядән җәфа чигүен күрсәтер идем. Бик куркыныч күренеш. Кардиограмма буенча функциональ диагностика табибы буларак, авырудан соң йөрәк зарарлануын күрәм. Моннан тыш, мин инде бер ел коронавирус йогышы белән авыручыларны ике участокта амбулатор кабул итәм, кайбер пациентлар ел дәвамында реабилитация уза. Аларның торышы яхшырмый. Тагын бер нәрсә – әлегә ковидтан нәтиҗәле дәвалау юк. Дәвалау симптоматик бара. Һәм ул шулкадәр агрессив. Коронавирусны дәвалаганда өзлегүләрне шушы инфекциядән генә түгел, ә препаратларның якынча тәэсиреннән дә алырга мөмкин. Бу мин коронавирусны хәзер җиңел дәвалыйлар дип уйлаучылар өчен әйтәм. Шулай ук мин тәҗрибәле вирусологларны тыңларга чакырам. Безнең илдә вакцинаның дүрт төрен уйлап таптылар, чит илләр, безнең вакцинаны сатып алып, авыруны җиңә башладылар. Ә без әле тагын ни дә булса көтәбез.
- Коронавирусның өченче дулкыны тагын да куркыныч, диләр. Бу, чыннан да, шулаймы?
– Беренче дулкында без инфекциянең балаларга гына кагылмавына шатландык. Бу дулкында ОРВИ буенча табибка китерә торган балаларның үпкәләрнең ялкынсынуы ачыклануын күрәбез. Балалар өлкәннәр белән беррәттән авырый башладылар. Ә өченче дулкында тагын да яшьрәкләр аврый башладылар. Билгеле булганча, республикада йөкле хатын-кызлар күп. Шуңа күрә бездә алар аерым контроль астында.
- Районда нинди вакцина кулланыла? Район халкының күпме проценты прививка ясаткан?
- Районда 33365 олы кеше яши. Бүгенге көндә 4745 кеше вакциналаштырылган. Бу район халкының 23 проценты гына. Кызганычка каршы, бу республика буенча иң түбән күрсәткечләрнең берсе. Нәтиҗә күренеп тора, безнең районда коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны да бик югары. Авыруны җиңеп чыгу өчен, өлкән халыкның кимендә 60 проценты прививка ясатырга тиеш.
Хөкүмәт халык белән эшләүче категорияләргә мәҗбүри вакцинация ясау турында сүз алып бара. Шушы көннәрдә генә Татарстанда прививка ясатмаган гражданнарга хәтта кибет һәм даруханәләргә йөрүне тыярга тәкъдим итүләрен укыдым. Мин бу карарны тулысынча хуплар идем.
Без вакцинаның ике төре – «Спутник V» һәм «Эпиваккорона»белән вакцинация үткәрәбез. Ике препаратның да күрсәткечләре бер үк төрле. Пациент үзе нинди вакцина белән прививка ясатуны сайлый. «Ковивак» һәм «Спутник-лайт» вакциналарының килүен көтәбез. Район хастаханәсенең ике сырхауханәсендә дә вакцинация кабинетлары эшли. Башта пациентларны табиблар кабул итә. График буенча махсус бригада авылларга да чыга. Без кешеләрне ниндидер боерык буенча түгел, ә аңлы рәвештә килергә чакырабыз. Әгәр вакциналаштырырга теләүчеләр саны артачак икән, без теләсә нинди вариантны карарга әзер. Кирәк икән, хәтта көн - төн эшләргә дә. Еш кына миңа да, баш табибка пациентлар килә һәм аларга вакцина ясарга ярамый, диләр, без аларга аңлатабыз, тик файдасыз. Ә аннары мин аларның кайберләрен коронавирус инфекциясен дәвалау өчен ташламалы препаратлар алучы авырулар исемлегендә күрәм. Өлкән кешеләр вакцинацияне бик җиңел кичерә, дип тә әйтәсем килә. Без аларда бернинди реакция дә күрмибез.
Россиянең эре шәһәрләрендә инде вакцина җитми дигән мәгълүмат бар. Мондый хәл бездә дә тумасын дип куркам.
- Наилә Әминовна, вакцинациядән соң авыручылар бармы?
- Вакциналардан соң да авырырга мөмкин. Вакцинациядән соң, безнең районда авыруның авыр очраклары юк. Безнең коллегалар, Россиянең эре госпиталь җитәкчеләре прививкаланучылар арасында статистика алып баралар. Шулай итеп, вакцинациядән соң авырулар саны госпитализацияләнгән пациентларның 0,5 процентын тәшкил итә, алар арасында коронавирус инфекциясенең авыр агымы һәм үлем-китем юк. Вакцина 100 процент гарантия бирми, аның нәтиҗәлелеге 95 процент тәшкил итә. Эпидемия вакытында прививка ясатылучыларның 95 процентын саклап калу мөмкинлеге - бик яхшы күрсәткеч. Шуңа күрә мин вакцина кадатсаң да аврыйсың дигән сүзләр белән килешмим.
Буа-информ