Татарстан Республикасы территориясендә «Россиянең яшь эшкуары 2021» конкурсының төбәк этабы уздырыла. Конкурс Россия Федерациясе территориясендә яшьләр арасында кече һәм урта эшкуарлык субъектларының иң яхшы эшмәкәрлек тәҗрибәләрен ачыклау максатыннан үткәрелә.
Конкурсны оештыручылар булып Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, «Яшь белгечләргә ярдәм итү үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе тора һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе ярдәмендә үтә.
Конкурска 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге кызыксынучы яшь эшмәкәрләрне чакырабыз. Конкурс турында барлык мәгълүмат һәм конкурс заявкаларын җыю https://mpr2021.ru/rt сайтында 2021 елның 20 августына кадәр, шул көнне кертеп, башкарыла.