Татарстанда урманнарның янгын куркынычы югары булу сәбәпле, шторм кисәтү игълан ителде

2021 елның 6 августы, җомга

2 августта Татарстанда гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт керүенә чикләүләр кертелде. Бу югары янгын куркынычы (IV һәм V класслы ) белән бәйле. Чикләү Татарстанның Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән һәм башка районнары чикләрендә 21 көнгә урман фонды территориясендә кертелә.

2 августтан 5 августка кадәр республика территориясендә шторм кисәтү игълан ителде. Кичә аны кабат озайттылар.

6 августтан 16 августка кадәр республикада урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (IV класс). Синоптиклар фаразлары буенча, ял көннәрендә Татарстанга эссе һава торышы кайтачак.

Якындагы тәүлектә Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнчыгыштан. Алдагы төндә һава температурасы 12-14 градус, түбән урыннарда 9-11 градус җылы булачак. Иртәгә көндез шәһәрдә +24тән +26 градуска кадәр көтелә.

Тулаем республика буенча шулай ук явым-төшемсез булачак, төнлә һава температурасы +9 дан +14 градуска кадәр, көндез +23тән +28 градуска кадәр тибрәнәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Атна азагында Татарстанга эссе һава торышы кайтачак-шимбә, 7 августта, көндез + 25-30 градуска кадәр җылыначак, ә якшәмбе көнне +27дән +32 градуска кадәр көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International