Өлкән яшьтә сәламәт булу, өлкән яшьтә лаеклы тормыш һәм җәмгыять тормышында актив катнашу-дәүләтнең өлкән яшьтәге гражданнарга карата өстенлекләре әнә шундый. Өлкән буын гражданнары сәламәтләнеп кенә калмыйча, аралашырга да, яшьлекләрен искә алырга, соңгы яңалыкларны уртаклашырга да мөмкин булган актив озын гомерлелек үзәкләрен булдыру проекты Россия Кызыл Хачы ярдәмендә илебез территориясендә уңышлы тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта безнең район территориясендә шундый ук үзәк булдыру мәсьәләсе карала.
Бүген бу мәсьәлә буенча район башлыгы Ранис Камартдинов һәм РФ Пенсия фондының Буа шәһәрендәге идарәсе җитәкчесе Рафыйк Җәләлов фикер алыштылар, шул исәптән үзәкне урнаштыру өчен оптималь мәйданчык сайлау мәсьәләсе дә каралды. Үзәк ачылышының төп максаты-өлкән яшьтәге кешеләрнең мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып аралашу һәм ял итү өчен мәйданчык булдыру, 55 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр өчен «спорт һәм иҗат юнәлешләре мәнфәгатьләре буенча клуб» булдыру, Актив озын гомерне озынайту, социаль изоляцияне җиңү.