Район мәктәпләренең берсендә «Тормыш итү – диңгез кичү диләр» исеме астында тренинг узды

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

      Шушы көннәрдә «Гаилә» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати - методик үзәгендә «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау системасында эш анализы» темасына республика семинары булып узган.

Тренинг белән танышу башланды, аннан соң балалар дискуссиядә, уеннарда һәм күнегүләрдә актив катнаштылар. Тренингның уен формасы төркемдә ышаныч атмосферасы тудырды. Психолог эчке ресурсларга таянып, катлаулы хәлләрне җиңү мөмкинлеге, үз позицияңне һәм тормыш кыенлыкларына мөнәсәбәтне үзгәртү юллары турында сөйләде.

Белгеч фикеренчә, мондый чаралар яшүсмерләргә хәзерге җәмгыятьтә адаптация кыенлыкларын җиңәргә ярдәм итә, социаль күнекмәләргә һәм стрессны җиңәргә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International