Буада юбилярны котладылар

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Бүген 18 августта Буа районының Яңа Чәчкап авылында яшәүче Ибраһимов Кыям Мифтах улына 90 яшь тула. Юбилярны котларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин һәм Буа муниципаль районы башлыгы исеменнән котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев, авыл җирлеге башлыгы Динә Абдрахманова, шулай ук якыннары, туганнары, балалары килгән иде.

Олы яшьтә булуына карамастан, Кыям Мифтахович юмор хисен, күңел көрлеген һәм көчле рухлы булуын югалтмый.

Без шулай ук аңа нык сәламәтлек, озын гомер телибез, матур тормышта яшәү мөмкинлеге биргән өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International