Хөрмәтле буалылар!
Исегезгә төшерәбез, быелның унбишенче октябреннән ундүртенче ноябренә кадәр илебездә чираттагы Бөтенроссия халык санын алу бара.
Анда катнашу өчен өч ысул каралган: дәүләт хезмәтләре порталында анкетаны мөстәкыйль тутырырга, өйдә исәпкә алучы сорауларына җавап бирергә мөмкин, ә исәпкә алу участогына барып җитәргә мөмкин.
Сез нинди генә ысулны сайламасагыз да, исәпкә алуда катнашу-ул сезнең зур һәм уртак эшкә, киләчәк булдыруга керткән өлешегез!
Халык санын алу барышында җыела торган барлык мәгълүмат конфиденциаль һәм ышанычлы якланган. Җаваплар бары тик сезнең сүзләр буенча гына язылачак.
Тулырак мәгълүмат - ВПН-2020 | Бөтенроссия халык санын алу (strana2020.ru)