Республика көнендә Башкарма комитетның яңа бинасы ишекләрен ачты.

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Кичә, Республика көнендә, безнең районда иң зур авыл җирлекләренең берсе-Әлши авылында Башкарма комитетның яңа бинасы үз ишекләрен ачты.

Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы "Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да килгән иде. Объектны ачу тантанасы район башлыгы Ранис Камартдинов һәм авыл халкы катнашында узды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, соңгы елларда гына да безнең районда шундый ике бина төзелде һәм өчесендә капиталь ремонт үткәрелде. Шуның нәтиҗәсендә биредә чын-чынлап эшләү, гражданнарны кабул итү һәм төрле чаралар уздыру өчен идеаль шартлар тудырылган.

Шулай ук бу көнне "ТР Муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район башлыгы Ранис Камартдинов Әлши мәктәбенең беренче сыйныф укучыларын котладылар һәм аларга кирәк-яраклар тутырылган рюкзаклар тапшырдылар.

Әлши авыл җирлеге Башкарма комитеты бинасын ачу тантанасы тәмамлангач, Әгъзам Саматович белән Ранис Рафисович халык белән аралаштылар, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, шулай ук авыл мәдәният йорты базасында эшләүче "Тахарьял" музеенда булдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International