Ул татарстанлыларга гадиләштерелгән тәртиптә гаражлар һәм алар астындагы җир кишәрлекләрен рәсмиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
«Гараж амнистиясе»нең гамәлдә булуы 2004 елның 31 декабренә кадәр, ягъни РФ Шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә кергәнче төзелгән гараж билгеләнешендәге объектларга кагыла. Сүз фундаменты һәм стеналары булган капиталь корылмалар турында гына бара. Корылмалар бер катлы, торак биналардан башка булырга тиеш. Алар гараж-төзелеш кооперативлары составына керә яки аерым торучы капиталь корылмалар була ала. Гараж урнашкан җир дәүләт карамагында булырга тиеш. «Гараж амнистиясе» астына күп катлы йортлар һәм офис комплекслары каршындагы җир асты гаражлары да эләкми.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров:
"Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестры мәгълүматлары буенча, 50 меңнән артык татарстанлы гадиләштерелгән тәртиптә гаражлар гына түгел, ә алар урнашкан җир кишәрлекләрен дә терки алачак. Гражданнарыбыз бу күчемсез милеккә күп еллар яки хәтта дистә еллар ия булган, ләкин төрле сәбәпләр аркасында аны законлаштыра алмаган һәм еш кына суд органнарына мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Хәзер исә, Росреестр ярдәмендә эшләнгән «гараж амнистиясе» ярдәмендә, алар үз күчемсез милекләренең тулы кыйммәтле милекчеләре була һәм аның белән ирекле эш итә – сата, бүләк итә, васыять итә һәм башкалар. Без яңа закон, һичшиксез, социаль мөһим булып тора һәм күп кенә гражданнарның тормышын җиңеләйтәчәк дип саныйбыз».
Гаражны һәм җир кишәрлеген милеккә рәсмиләштерү өчен, гражданнар, гараж ия булу фактын раслый торган теләсә кайсы документ кушып, җирле үзидарә органнарына гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш булачак. Аларга гараж кооперативында пай түләү турындагы документ, гаражны бүлү турындагы карар, техник инвентаризация документлары һ.б., шулай ук җир кишәрлегенең межалау планы һәм кадастр инженеры әзерләгән гаражның техник планы керә ала.
Җирле үзидарә органнары участокны гараждан файдаланучыга милеккә тапшыруны хуплаганнан соң, хакимиятләр биш эш көне эчендә документларны Татарстан Росреестрына тапшырырга тиеш. Гаражның техник планын гариза бирүче җибәргәннән алып, аны милек итеп рәсмиләштергәнчегә кадәр, гариза хупланган очракта, 20 эш көненнән дә артмаска тиеш.
«Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 5 апрелендәге 79-ФЗ номерлы Федераль закон 5 ел дәвамында үз көченә керәчәк. Шулай итеп, кайчан да булса төзелгән гараж һәм җир участогын милеккә бушлай рәсмиләштерергә 2026 елның 1 сентябренә кадәр мөмкин булачак.
Файдалы мәгълүмат
Татарстан Росреестры яңа амнистиядән файдаланырга теләгән республика халкына гараж һәм җир кишәрлеген милек итеп рәсмиләштерер алдыннан Росреестр тарафыннан эшләнгән методик тәкъдимнәр белән танышырга тәкъдим итә. Аларда «гараж амнистиясе»ннән ничек файдалану, законның нинди очракларга кагылуы, нинди документлар кирәклеге, аларның формалары һәм үрнәкләре, шулай ук гражданнар өчен файдалы киңәшләр төзелүе турында тәфсилләп сөйләнелә. «Гараж амнистиясе» буенча методик тәкъдимнәр белән Татарстан Росреестрының рәсми сайтында танышырга мөмкин -rosreestr.tatarstan.ru «Эшчәнлек»бүлегендә.
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте