Террорчылык куркынычы хәзерге вакытта актуаль һәм иң куркыныч проблемаларның берсе булып кала бирә. Шуңа күрә Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы караш формалаштыру буенча даими эш алып барыла.
Сентябрьнең беренче көннәреннән «Экстремизмга-юк!» өйдә социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән өйдә «Террорчылык акты янаганда куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән темага әңгәмә үткәрделәр.
Аңлату әңгәмәләренең максаты-өлкән яшьтәге затларның һәм инвалидларның көндәлек тормышында куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү.