1 сентябрьдән Татарстанда «Пушкин картасы» яшьләр программасы эшли башлады

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Яшьләрне мәдәнияткә тартуда «Пушкин картасы» программасын тормышка ашыру да зур өлеш кертәчәк. Буада программа эшлиме һәм безнең яшьләр нинди чараларда катнаша алачак?

1 сентябрьдән Татарстанда «Пушкин картасы» яшьләр программасы эшли башлады. Республикада әлеге программа буенча 14-22 яшьлек яшьләр өчен 700дән артык чара әзерләнгән. Бу карта белән бөтен ил буенча узучы мәдәни чараларга билетлар түләргә мөмкин, дип хәбәр итте ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Республикада «Пушкин картасы» программасында 160 мәдәният учреждениесе катнаша. Шул исәптән Буа район мәдәният йорты, драма театры һәм туган якны өйрәнү музее.

14-22 яшьлек яшь татарстанлылар музей, театрлар, концертлар һәм филармонияләргә бару өчен 3 000 сум номиналлы карта ала алачак. Тик кинога һәм эстрада җырчыларының концертларына билетлар өчен "Пушкин картасы" белән түләргә ярамый. Программа мәдәни-агарту чараларын популярлаштыруга исәпләнгән.

Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, учреждениеләрнең репертуары проект тематикасына туры килү-килмәүгә эксперт бәяләве уза. Ул гармонияле үсеш алган, социаль җаваплы һәм патриотик шәхес формалаштыруга юнәлдерелгән булырга тиеш. Мәдәни чараларның бөтен исемлеге Культура.рф порталында һәм «Дәүләт хезмәтләре.Мәдәният»  кушымтасында урнаштырылачак.

Картадан ел ахырына кадәр файдаланырга мөмкин булачак. Киләсе елда сумма 3 меңнән 5 меңгә кадәр артачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International