«Экстремизмга – юк!» декадасы кысаларында Буа районы «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Юк!» дип әйтә бел!» дип исемләнгән тренинг үткәрде. Дәрес экстремизм һәм терроризм кебек күренешләргә тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлтелгән.
Дәреснең төп этабы булып «Әгәр син террорчылар кулында калсаң» дигән рольле уен-инструктаж булды, аның барышында балалар террорчылык акты очрагында үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр, экстремаль ситуациядә дөрес эшләргә өйрәнделәр.
Чара ахырында җиңүче ачыкланды, аңа террорчылык акты вакытында куркынычсызлык буенча иң яхшы белгеч таныклыгы тапшырылды.
Чараны оештыручы фикеренчә, мондый чаралар яшүсмерләрдә көч куллануга, терроризмга һәм экстремизмга карата хөрмәт хисе тәрбияли, толерантлык нигезендә конструктив хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыра.