Кофе – файдасы һәм зыяны

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Кофе – ул кофе агачы бөртекләрен кыздырып һәм ваклап ясалган эчемлек. Беренче булып аны XII гасырда гарәпләр кайната башлаган, дип санала. Ул чакта ук аны сөт белән кушалар, аңа корица яки имбирь өстиләр. Соңрак кофе тарала, шул исәптән, Ауропага, анда иң популяр эчемлеккә эверелә. Хәзер үсемлекләрнең күп төрләре бар, аларның өчсе билгеле:

Арабика. Бу иң киң таралган кофе төре, ул Индонезиядә, Һиндстанда һәм Латин Америкасы илләрендә үстерелә. Ачкылтым татлы тәме белән аерылып тора, үстерелгән төбәккә бәйле рәвештә, җиләкләрнең тәм-томында цитрус, чәчәкләр һәм чикләвек исе дә булырга мөмкин.

 Робуста. Бу төр кофе агачы тропик районнарында Африка, Һиндстан, Шри-Ланка һәм Индонезиядә үсә. Анда кофеин күбрәк, арабикага караганда тәме ачырак. Еш кына робустаны чиста рәвештә эчмиләр, ә кофе катнашмаларына өстиләр.

Либерика. Бу дөньяда әһәмияте буенча өченче сорт кофе. Ул тәмле һәм йомшак тәме белән аерылып тора һәм экспорт өчен билгеләнмәгән — аны үскән төбәкләрендә кулланалар.

Кибетләрдә бөртекле, тарттырылган һәм эремә кофе сатыла. Соңгысы бөртекләрне порошок яки гранулага эшкәртү нәтиҗәсендә килеп чыга. Ул югары сыйфатлы түгел. Өй кофемашиналары өчен капсулалы кофе кулланыла. Ул  чыгару формалары аркасында тарттырылган һәм эремә кофедан кыйммәтрәк.

Кофе составына 70кә якын биологик актив компонент керә. Алар арасында: кофеин, 30лап органик кислоталар, В төркеме витаминнары (В1, В2, В3, В5), шулай ук фолатлар, калий, марганец, магний һәм фосфор. Моннан тыш, кофе-куәтле антиоксидант. Испан галимнәре үткәргән тикшеренү күрсәткәнчә, кофе бөртекләре тиресендә антиоксидантлар организмга үз гамәлләренең көче буенча яшел чәй яки витамин экстрактына караганда 500 тапкыр көчлерәк.

Кофе коллориясе сортларга бәйле. Кагыйдә буларак, ул 100 грамм продуктка 7 ккал тәшкил итә. Эчемлекнең азык кыйммәте: аксым - 0,2 г; майлары-0,5 г; углеводлар-0,2 г; азык җепселләре-0.

Кофены даими куллану организмдагы ялкынсыну процессларын киметә һәм органнарга сәламәт калырга, ә гипотония вакытында кан басымын күтәрергә ярдәм итә.

Кофеин, теанин һәм башка матдәләр хисабына эчемлек ир-ат организмына яхшы йогынты ясый ала. Хатын-кызлар өчен ул чәч, тире һәм тырнак матурлыгына файдалы. Әмма балаларга эчемлек киңәш ителми: белгечләр аны пубертат чорыннан соң гына кулланырга мөмкин дигән фикергә килә.

Зыяны һәм каршылыклар

Кофены аз күләмдә куллану организмга зыян китерми, ә аны күп күләмдә куллану сөякләр торышына һәм кандагы кальций дәрәҗәсенә тәэсир итә. Начар сыйфатлы кофе куллану баш авыртуын, күңел болгануын, тынычсызлануны һәм йокысызлыкны китереп чыгара. Сезнең холестириныгыз югары дәрәҗәдә булса, фильтрланган кофе сайлагыз.

Эчемлекне куллануга каршылыклар бар:

ашказаны проблемалары;

йөклелек;

йөрәк-кан тамырлары авырулары;

балалар яше;

гипертония;

нерв системасы аврулары;

йокысызлык һ.б.

Моннан тыш, кофе  психик яктан тайпылышлары булган кешеләр өчен зарарлы, ул борчылу, нерв дулкынлануын китереп чыгара.

 

Кофеинсыз кофе

Кофеинсыз кофены кофе бөртекләрен химик эретмәләр белән юдырып әзерлиләр. Ләкин анарда аз гына кофеин кала. Бу эчемлек кофе сөючеләргә тәкъдим ителгән.

Кофены ничек сайларга?

Кофеның иң яхшы сорты-йөз процентлы арабика дип санала. Әмма кибетләрдә аның робустлы катнашмалары ешрак тәкъдим ителгән. Нәкъ менә арабиканы сатып алу өчен этикетканы игътибар белән укырга кирәк. Тарттырылган кофе сатып алганда Бразилия, Колумбия, Һиндстанга өстенлек бирү яхшырак. Италиядә һәм Германиядә дә яхшы сыйфатлы продуктлар савытларга тутырыла. Тәменә карап, тарттыру һәм кыздыру дәрәҗәсенә игътибар итәргә кирәк. Турка  өчен уртача тарттыру туры килә, уртача кыздырылганның тәме тәмле булачак. Бөртекле кофене клапанлы герметик пакетта сатып алу яхшырак, шул ук вакытта төрелмә зыянсыз булырга тиеш. Эремә продуктны сатып алганда, сублимацияләнгән продуктны алу яхшырак — аннан тәмлерәк эчемлек килеп чыга.

Кофены ничек сакларга?

Кофены ачык савытларда сакларга ярамый, ул үзенең исен һәм тәмен югалта. Кофе савытлары коры, караңгы, дымсыз урыннарда сакланырга тиеш. Эремә кофены пыяла савытларда сакларга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International