Региональ һәм муниципаль хезмәтләр алу өчен салым бурычларының булмавына инаныгыз!

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле салым түләүче!

 

Региональ һәм муниципаль хезмәтләр һәм ярдәм чаралары алу өчен (түләүләр, субсидияләр)- салым бурычының булмавына инаныгыз (Россия Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинетларда балигъ булмаган балаларның).

2021 елдан Татарстан Республикасында төбәк һәм җирле дәрәҗәдәге дәүләт хезмәтләре (ярдәм чаралары) күрсәтү бары тик бюджетларның барлык дәрәҗәләренә салым бурычы булмаган очракта гына гамәлгә ашырыла

Салымнар буенча бурычлар булу-булмавын тикшерергә була:

  • «Физик затлар» мобиль кушымтасы аша онлайн
  • Россия Федераль салым хезмәте сайтында  «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты»нда
  • теләсә кайсы салым инспекциясенә яки «Минем документлар» КФҮ»нең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итеп

САЛЫМНАР БУЕНЧА БУРЫЧЛАРНЫ ТҮЛӘҮ ҖИҢЕЛ ҺӘМ УҢАЙЛЫ:

  •  «Физик затлар» мобиль кушымтасы аша онлайн
  • Россия Федераль салым хезмәте сайтында  «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты»нда
  • түләү терминаллары, банклар һәм почта бүлекләре аша
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International