Буада туфракны эшкәртү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Буа районында туфракны эшкәртү мәсьәләсе буенча семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов һәм Рафаэль Фәттахов, Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов, район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары, механикалаштыру буенча консультантлар, белгечләр, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, агрономнар, шулай ук дилер оешмалары вәкилләре катнашты.

Агымдагы вәзгыять турында сөйләштеләр, шул исәптән көзге культуралар мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Россия Авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре туфракны эшкәртү нигезләре турында искә төшерделәр, алга таба гамәлләр турында тәкъдимнәр әйттеләр. Билгеле булганча, ел катлаулы булды, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре аны корылыклы һәм уңышсыз 2010 ел белән чагыштыралар.

- Семинарны оештырган өчен Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәт. Сез барыгыз да үз эшегезне беләсез, әмма моңа карамастан, бүген кемнең ничек эшләгәнен, нәрсә кулланганын һәм нинди нәтиҗәләргә ирешүен карарга кирәк. Узган 2020 елда без республика буенча 235 мең тонна бөртеклеләрне җыеп алдык, агымдагы елда район буенча 95 мең тонна ашлык җыеп алынды. Кырларда эшләр график һәм план нигезендә дәвам итә. Шулай ук техниканы яңарту буенча да эш алып барыла. Без катнашкан программалар өчен министрлыкка һәм Президентыбызга рәхмәт, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов.

Ул шулай ук районның ике хуҗалыгы шикәр чөгендере уңышын җыюга керештеләр, дип билгеләп үтте. Бүгенге көнгә уртача уңыш- гектарга 400 ц.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International