ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2018 ел
җомга

Һәр елның 8 нче июлендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уздырыла. Бәйрәм уңаеннан  Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония” үзәге хезмәткәрләре  яшүсмерләр  белән чара уздырды. Чараның максаты булып, гаиләгә горурлык, мәхәббәт уяту торды.

Иртәгә, 10сәг. "Батыр" спорт  комплексында футбол ярышлары узачак. Анда Тәтеш, Апас, Чүпрәле, Кама тамагы, Буа район командалары катнашачак.

Районның православие дине әһелләре, мөхтәсибәт вәкилләре “Батыр” спорт мәктәбенең футбол дуслык матчы үткәрелде.
Анда өч җыелма команда уйнады. Турнирны Троицк чиркәве настоятеле Иоанн Ткачук һәм район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов ачып җибәрделәр.

Әлшидә гомер итүче Елизавета Артемьева узган атна ахырында үзенең гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Күркәм бәйрәме белән котларга килүче кунакларны ул капка төбендә биеп каршы алды.

Дөресрәге, юбиляр адресына иң матур җырларын башкарган “Уяв” ансамбле кызлары биергә чакыргач, ялындырып тормады, уртага чыкты. Аннан онык-оныкчыклары белән әйләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International