Җиңү көне уңаеннан "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы мәдәният идарәсе" МКУ каршындагы 1 нче балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре "Җиңү бакчасы" акциясендә катнаштылар. 9 Май- онытылмас, истәлекле дата — Җиңү көне. Бу бәйрәмгә турыдан-туры катнашы булган ветераннар бик аз калды. Аларга сәламәтлек һәм озын гомер телибез һәм балаларыбыз сугышның нәрсә икәнен беркайчан да белмәсен өчен барысын да эшләрбез дип ышандырабыз. Һәм без бу җиңү истәлеген саклап калу өчен бөтен көчебезне куячакбыз.