1 августта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2023 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә гариза кабул итмичә генә кабат исәпләү үткәрә. Үзгәрешләр, алар өчен узган елда эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән очракта, картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак.
2024 елның беренче яртыеллыгында «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча Татарстан бизнесына 17 000нән артык түләүсез хезмәт күрсәтелде.алар барысы да онлайн форматта рәсмиләштерелгән.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
2024 елның 29 июлендә 18 сәгатьтән 30 июлендә 18 сәгатькә кадәр.
2024 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
2024 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
төнлә һәм иртән томан;
көндез яшен һәм көчле көньяк-көнбатыш җиле секундына 15-18 метр тизлектә.
Үзәк паркта акциядә катнашучылар чәчәкләр утырттылар, гаепсез сугыш корбаннары истәлегенә шәмнәр кабыздылар, шигырьләр укыдылар ❤ ️ 🩹
Казан буенча:
Алмашынучан болыт.
Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява.
Көндез явым-төшем юк.
Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +12..+14˚.
Көндез максималь температура +20..+22˚.
Краннан эчә торган чиста су-уңайлы яшәү өчен мөһим фактор. Әлеге бурычны хәл итү Россия Президенты карары нигезендә төзелгән «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты составына керүче «Чиста су» федераль проекты тарафыннан гамәлгә ашырыла. Әлеге программа буенча Россия Федерациясе субъектларында эчәргә яраклы су белән тәэмин итү һәм су әзерләү объектларын төзү һәм реконструкцияләү алып барыла.
Буада контрактны имзалаганда гарантияләр:
— берьюлы 1,5 миллион сумга кадәр (31 июльгә кадәр генә) түләү бирү
- махсус хәрби операция зонасында ай саен 210 мең сумнан түләү
- социаль гарантияләр
Тиешле ташламалар һәм түләүләр турында тулырак мәгълүмат алу, шулай ук кирәкле документларны тиз арада тутыру өчен 8 (84374) 3-17-80 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
2024 елның 27 июлендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-18 м/с тизлектәге көчле төньяк-көнбатыш җиле һәм яшен көтелә.
«Демография» илкүләм проектының «Спорт — яшәү нормасы» федераль проекты ярдәмендә массакүләм рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре барлыкка килә.
Кич белән энергетиклар Буа шәһәренең Трусенев исемендәге Үзәк стадионына җыелдылар. Биредә Буа электр челтәрләренең икенче Спартакиадасы кысаларында ГТО җиңел атлетика эстафетасы узды.
Ярышларда 9 команда катнашты, алар югары әзерлек күрсәттеләр. Гомумән алганда, алар 1600 метр араны үттеләр.