Буа шәһәренең 2 нче Лицеенда эш кайнап тора: мәктәп бинасын яңартырга, балаларга белем һәм иҗат өчен уңайлы һәм заманча шартлар тудырырга тиешле капиталь ремонт бара.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге линиясе буенча булачак әниләргә кайбер түләүләр һәм пособиеләр бирелә.Шуларның берсе - 2023 елның гыйнварыннан гамәлгә кертелгән бердәм пособие. Ул 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә генә түгел, ә йөклелекнең иртә срогында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызларга да билгеләнә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында әлеге төр түләүне 3мең йөкле хатын-кыз ала.
Бу эшкуарлык эшчәнлеге мәсьәләләре буенча мәгълүмат алуның яңа сервисы. Хезмәт бушлай.
2024 елның 26 июлендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-17 м/с тизлектәге көчле төньяк җиле көтелә.
«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда маркетплейсларда бизнесны комплекслы яклау турында бушлай вебинар узачак. Спикер булып Алина Перевозчикова чыгыш ясаячак - Роспатентның топ-3 рейтингыннан патент бюросының әйдәп баручы эксперты.
Буа авылларында яшәүчеләрнең бер күркәм традициясе бар — авыл бәйрәмен үткәрү. Мондый бәйрәмнәр-ул һәрвакыт күп хис-кичерешләр, яхшы кәеф, күңел ачу һәм сыйлану. Якташларыбызга бигрәк тә җәй вакытында, күрешү, аралашу, игелекле эшләр эшләү форсаты. Авылларда һәрвакыт авылдашларына ярдәм итәргә, мәдәни-массакүләм чаралар оештырырга, авылда яшәүче халыкларның күркәм традицияләрен искә төшерергә әзер кешеләр була. Мәдәни традицияләрне торгызуга Россиядә 2019 елдан гамәлгә ашырыла торган «Мәдәният» илкүләм проекты да ярдәм итә.
2 нче август көнне, 10 сәгатьтә
Спикеры – Алина Перевозчикова, «Железно» патент бюросының әйдәп баручы эксперты.
«Железно» биш елдан артык интеллектуаль милек базарында һәм Роспатентның топ-3 рейтингына керә. 2023 елда бюро бөтен Россия һәм чит илләрдәге селлерлар һәм компанияләр өчен 7871 товар билгесе теркәгән.
Буалылар махсус хәрби операция герое белән саубуллаштылар. Илдар Сөнгатулла улы Ватанны саклап, хәрби бурычын үтәп гомерен бирде.
Физик затның Шәхси кабинетын кулланучылар бушлай һәм теләсә кайсы вакытта физик затны салым органында исәпкә кую турындагы таныклыкны (ИНН турындагы таныклык) карарга һәм күчереп алырга мөмкин. Моның өчен кулланучыга «Мөрәҗәгатьләр каталогы» бүлегенә күчәргә, аннары «Белешмә (документлар) соратырга» вкладкасында тәкъдим ителгән исемлектән «ИНН таныклыгы соратуы»н сайларга кирәк.