ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2024 ел
җомга

2024 елның 1 сентябрендә «велосипедларны һәм велосипед рамнарын идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре»  гамәлдә булачак. Шул ук вакытта аларны маркировкалау мәҗбүри булачак. QR-кодларны билгеле бер товарларга кулланырга кирәк булачак. Алар арасында двигательле һәм двигательсез, коляскалы һәм коляскасыз велосипедлар, балалар өчен өч тәгәрмәчле велосипедлар бар.

Пассажирга файдаланылмаган яки өлешчә кулланылган юл йөрү документлары (билетлар) өчен акчаларны кайтару тәртибе Пассажирларны, багажны, йөк багажын тимер юл транспорты белән йөртү кагыйдәләре белән билгеләнә.

Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе (алга таба – инспекция) гражданнарны актуаль мәсьәләләр буенча мәгълүматлаштыру һәм мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен «Татарстан Жилинспекциясе» Telegram мессенджерында канал һәм «ВКонтакте» социаль медиасында «ГЖИ РТ»  бердәмлеген булдырды.

 

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Росприроднадзорның Идел-Кама Төбәкара идарәсе тарафыннан дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда юридик затларның хокукларын яклау турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.


20
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

        2024 ел башыннан Татарстанның 8 200 гаиләсе бала тугач бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Пособие   гаиләнең керем дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә эшләүчеләргә дә, эшләмәүче ата-аналарга да һәр бала өчен  түләнә.Аның күләме 2024 елның 1 февраленнән 24 604 сум тәшкил итә.

21 июнь көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, кыска вакытлы җилнең 17-22 м/с (Казан шәһәрендә 15-20 м/с) тизлек белән көчәюе, локаль рәвештә боз көтелә.

Бүген район башлыгы Ранис Камартдинов Вольнистан авылында яшәүче Хөршидбану Исхакованы 100 яшьлек юбилее белән котлады!

Бүген мәдәни үсеш үзәгендә үзләрен иң изге миссиягә – кеше сәламәтлеге турында кайгыртуга багышлаган кешеләрне хөрмәтләделәр. Тантаналы шартларда сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар!


19
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

 Казанда 20 июнь төнендә 15-17 м/с җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә

Буа шәһәренең лицей-интернатын (сәләтле балалар өчен мәктәп) тәмамлаган Гадел Мәхмүтов информатика буенча бердәм дәүләт имтиханында максималь балл җыйды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International