Кыскача тарихи белешмә
Авыл хәзерге урынга унҗиденче гасыр уртасында күчеп килгән. Күченү сәбәбе булып Казан белән Симбирскны тоташтырган юл булган дигән фикер яши. Имеш, юлның якынлыгы аркасында авылда тынычлык булмаган. Беренче урнашучылар йортларын тирә ягында урман үскән озынча күл буенда салган. Тора бара ул күл кипкән, аның урынында Тильчә елгасы барлыкка килгән. Чуашлар аны Пюркель, татарлар исә – Боерган дип атый. Урысчасы Бюрганы – чуашчасын татарчасы белән кушып барлыкка килгән исем.
Предприятиеләр һәм учреждениеләр исемлеге
Хәзерге вакытта авылда “Кояшкай” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе; урта белем бирү мәктәбе, фельдшерлык-акушерлык пункты, мәдәният йорты, җирлекара һзүк китпаханәсенең 7 номерлы филиалы, элемтә бүлекчәсе, саклык банкы бүлекчәсе, Н.Юркинның музей-йорты, шәхси эшмәкәрләрнең өч сәүдә ноктасы, ипподром, мәчет эшли.
Күренекле биналар
Боерган урта белем бирү мәктәбе
Авылның күренекле шәхесләре
Иван Николаевич Юркин (1863-1943) – этнограф, фольклорчы.
Дмитрий Петрович. Петров-Юман (1885-1939) - язучы, журналист, җәмәгать эшлеклесе.
Владимир Васильевич Плешков-Ухли (1914-1990) – СССР Язучылар союзы әгъзасы, 30дан күбрәк китап авторы.
Александр василҗевич Чашкин (1974) – РФСРның атказанган агрономы.
Нурислам Җиһанша улы Кадыйров (1973) Социалистик хезмәт герое.
Николай Григорьевич Малышев – совет партия эшлеклесе, крайны өйрәнүче, “Вакытым минем, вакытым” мемуары авторы, ТАССРның Буа район башкарма комитеты рәисе урынбасары.
Геннадий Иванович Вериялов – РСФСРның халык мәгарифе отличнигы.
Тәнзилә Әхмәтхан кызы Рәхимҗанова (1994) – Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе.
Геннадий Авксентьевич Пахомов – ветеринария фәннәре кандидаты, Казан ветеринария академиясенең терапия кафедрасы доценты.
Г.Н.Хисамов – ТАССРның атказанган механизаторы.
Соңгы яңарту: 2014 елның 26 марты, 12:23