Туган якны өйрәнүчеләргә архив документлары ярдәмгә килә.

Туган якны өйрәнү туган якны сөюдән башлана. Белмәгәнне яратып булмый. Кешеләргә үз үткәннәре кызыклы, ә ул ил тарихы белән генә түгел, ә мәктәп, алар укыган институт, эшли торган предприятие, учреждение белән дә бәйле.

Буа муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлегенә дә туган якны өйрәнүчеләр еш мөрәҗәгать итә.  Алар арасында - О. А. Волков, В. Токмаков белән берлектә республиканың Чүпрәле районы Иске Чәке авылы тарихын өйрәнгән. Тимер юл турында берничә китап авторы И. Ф. Нигъмәтуллин район архивында Свияжск-Ульяновск тимер юлы төзелеше тарихын өйрәнде. Шулай ук Н.И.Казаковага архив документлары Буа төбәгендә халык мәгарифе үсеше тарихын өйрәнүдә, Н.Д. Фадеевка, З. В. Вәлиулловага, Н.К.Чикилевага Кыят ОПХ, 100 елыгын билгеләүче җәмгыятнең, тарихын өйрәнүдә ярдәм итте. Л. Б. Зиннәтуллин яшь архивчылар белән берлектә М.Вахитов исемендәге гимназиянең барлыкка килү тарихын шулай ук  район архивында сакланган документлар буенча да өйрәнә.

Алар барысы да документаль чыганаклар, аеруча төп нөсхәләр белән тикшеренү эшенең әһәмиятен билгеләп үтә. Ул уйландырырга, анализларга, шул ук вакытта үткәннәре белән аралашырга өйрәтә. Туган якны өйрәнүчеләр өчен архив документлары - туган як, туган иленең якты тарихы.

 

 

 

docx
Скачать текст
DOCX

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International