Татарстан Росреестры Татарстан радиостанцияләрендә бакчачылар өчен законнардагы мөһим үзгәрешләр турында

2019 елның 23 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе бакча кишәрлекләрендә күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү мәсьәләләрен яктыртуны, «Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында» Федераль законның төп нигезләмәләрен аңлатуны дәвам итә.
Шулай итеп, бу якшәмбедә, 24 февральдә «Авыл сулышы» программасында Болгар радиосында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакованың интервьюсы чыгачак. Болгар радиосы 91.5 ФМ дулкынында хәбәр итә.

Шулай ук әлеге законны гамәлгә ашыру барышында килеп чыккан сорауларга аңлатма бирүгә Татарстан радиосыда радиоэфирын багышлаячак. Росреестр катнашында "Яңа көн" программасы 25 февральдә 6.45 сәгатьтә чыгачак. Татарстан радиосы 99.2 FM дулкынында эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International