Буада Татарстан Республикасы язучыларының сайлаучылар белән иҗади очрашуы узды

2019 елның 9 августы, җомга

Бүген Буа муниципаль районының җирлекара үзәк китапханәсендә республикабызның танылган язучыларының буалылар белән очрашуы булып узды. Анда Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, шагыйрь Рифат Корбанов, профессор Ләйлә Минһаҗева, шагыйрә һәм якташыбыз Гөлнур Айзетуллова катнашты.

Очрашуны район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев ачты. Ул язучыларга безнең якларга еш килүләре өчен рәхмәт белдерде, район үсеше турындагы фикерләре белән уртаклашырга чакырды. Данил Салихов, үз чиратында, кунакчыл кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм җыелучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда актив булырга чакырды. Чара барышында язучылар үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, шигырьләр сөйләделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International