Буа муниципаль районы делегациясе стратегик сессиядә катнашты

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Буа муниципаль районы делегациясе «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узган стратегик сессиядә катнашты. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Кече һәм урта эшмәкәрлек «Корпорациясе»  АҖ генераль директоры Александр Браверман катнашында узды. Очрашу барышында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, корпорация   вәкилләренең дәүләт катнашындагы эре компанияләрнең сатып алуларына үтемлелеген киңәйтү, кредит-финанс ярдәмен үстерү, шулай ук бизнес өчен иң кирәкле мәгълүматны туплаучы «МСП Бизнес-навигаторы» проектын тормышка ашыру темасы буенча фикер алыштылар.  Әйтик, бүгенге көндә Татарстанда теркәлгән 4,9 мең кече һәм урта эшмәкәрлек  субъекты 200 млрд.сумнан артык сумга эре заказчылар белән тәэмин итә.

      Сессия барышында  кире элемтәнең яңа системасын куллану турында мәгълүмат бирелде, шулай ук эшмәкәрләр чыгышлары тыңланды, алар үзләренең  яңа платформада эшләү тәҗрибәсе турында сөйләделәр, фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International