Буада коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссиянең беренче планлы киңәйтелгән утырышы

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

21февральдә Буа муниципаль районында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссиянең беренче планлы киңәйтелгән утырышы узды. Утырышны Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары, Рәис урынбасары Илдар Еремеев алып барды.

Утырыш башында билгеләп үтелгәнчә, коррупция ул икътисадның тотрыклы үсешенә һәм хокук тәртибенә зыян китерә, идарә итүнең барлык тармакларына һәм өлкәләренә, эшкуарлык эшчәнлегенә кагыла, иҗтимагый әхлакка тискәре йогынты ясый. Коррупциягә, урлауларга һәм бюджет акчаларын максатсыз куллануга, бигрәк тә  илкүләм  проектларны (программаларны), оборона-сәнәгать, ягулык-энергетика, агросәнәгать һәм транспорт комплексын гамәлгә ашыру өлкәләрендә каршы тору Татарстан Республикасы буенча өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала.

2023 елда Татарстан Республикасы хокук саклау органнары тарафыннан 1 мең 196 коррупцион җинаять ачыкланган (2022 ел -1185), алардан 3,2 млрд сумнан артык зыян китерелгән, 985 млн 479 мең сум кайтарылган.

Дәүләт хакимияте һәм дәүләт хезмәте мәнфәгатьләре өлкәсендә 607 җинаять ачыкланган (2022 ел -719), шул исәптән 509 ришвәтчелек факты (2022 ел -589), шуларның 175е ришвәт алу, ришвәт бирү һәм ришвәт алуда арадашчылык -334. Законсыз акчалата бүләкләүләрнең гомуми суммасы 175 млн 240 мең сум тәшкил итә, уртача ришвәт күләме 343 мең сум.

Судларга 853 коррупцион җинаять (2022 ел -691) буенча җинаять эшләре җибәрелгән, шуларның 262се — җирле үзидарә органнарында дәүләт хакимиятенә каршы җинаятьләр буенча (2022 ел -290).

Комиссия утырышында докладлар белән Буа шәһәр прокуроры Тимур Фатыйхов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлегенең Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору төркеменең өлкән оперуполномоченные Айрат Низамов, "Буа муниципаль районының Контроль-хисап палатасы" МКУ рәисе Рамил Аглиуллин, Буа районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов, редактор урынбасары Николай Карпов чыгыш ясады.

Утырыш нәтиҗәләре буенча районда коррупцияне кисәтүгә юнәлдерелгән чараларны көчәйтүгә игътибар бирелде. «Коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль закон нигезендә коррупция күренешләрен булдырмау максатыннан барлык оешмаларга коррупцияне кисәтү буенча чаралар эшләү һәм күрү бурычы йөкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International