"Түбән Наратбаш Үзәк авыл мәдәният йорты"муниципаль учреждениесе объектын тикшерү кысаларында Буа районының хезмәтне саклау буенча Координация советының күчмә утырышы булды

2024 елның 22 марты, җомга

Түбән Наратбаш авыл җирлегенең "Түбән Наратбаш Үзәк авыл мәдәният йорты" МУ объектын тикшерү кысаларында Буа районының хезмәтне саклау буенча Координация советының күчмә утырышы булды. Тикшерү барышында җитешсезлекләр ачыкланды – ремонтланучы бинаны сигнал тасмасы белән бүлеп алмаганнар.

Исегезгә төшерәбез, хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәү җитештерүдә куркынычсызлыкны тәэмин итүнең төп аспектларының берсе булып тора. Бу кагыйдәләрне белмәү яки санга сукмау эшчеләрдә җитди җәрәхәтләргә китерергә мөмкин.

Барлык эш бирүчеләрне һәм хезмәткәрләрне хезмәтне саклау мәсьәләләренә җаваплылык һәм игътибарлылык күрсәтергә чакырабыз. Кешеләрнең сәламәтлеге һәм тормышы матди файдага караганда күпкә кыйммәтрәк икәнен һәрвакыт истә тотарга кирәк.

Ачыкланган кимчелекләрне оператив рәвештә бетерүгә һәм һәркемнең хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәүгә омтылуына өметләнәбез. Бергәләп без Һәркем өчен куркынычсыз һәм уңайлы эш урыны булдыра алабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International