Буада ТР Буа районы Буа шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында ачык тыңлаулар узача

2024 елның 25 марты, дүшәмбе

2024 елның 1 апрелендә 10.00 сәгатьтә ТР Буа муниципаль районы Буа шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында карар проекты каралачак.

Буа шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы карар проекты буенча  гамәви  тыңлаулар ТР, Буа шәһәре, Жорес урамы, 110а адресы буенча урнашкан Буа районы башкарма комитеты бинасында узачак.

Буа шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы карар проектына тәкъдимнәр Буа шәһәр Советына түбәндәге адрес буенча кертелә: 422430, Татарстан Республикасы, Буа шәһәре, Космовский урамы, 91б йорт, рәсми рәвештә игълан ителгәннән соң (урнаштырылганнан соң) 20 көн эчендә эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр язма рәвештә.

Буа шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы карар проекты буенча ачык тыңлауларда катнашу өчен чыгыш ясау хокукы белән гаризалар түбәндәге адрес буенча бирелә: 422430, Татарстан Республикасы, Буа шәһәре, Космовский урамы, 91б йорт, эш көннәрендә 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, гавәми  тыңлаулар уздырылганга кадәр 7 көннән дә соңга калмыйча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International