Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев язгы кыр эшләре белән таныштылар. Аларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Ереммев, район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов озатып йөрделәр.
Министр райондагы кыр эшләре барышы белән кәнәгать калды, ул чәчүне 20 майга кадәр төгәлләргә кушты.