2014 нче елның 7 маенда Түбән Наратбаш мәктәбенең югары класс укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Саттаров Галим абый янында очрашуда булдылар. Галим абыйны якынлашып килүче Җиңү көне белән мәктәп укучылары һәм Түбән Наратбаш авылы җирле идарә башлыгы Шәрәфетдинов Рафаэль Назыйм улы котладылар.Ветеранга исәнлек-саулык теләп бүләк тапшырдылар.
Соңгы яңарту: 2021 елның 10 феврале, 11:16