БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ

Буа ягым-тау ягым

Һәр кешенең үз йөзе, холык-фигыле, гомер юлы булган кебек, һәрбер шәһәрнең үз урамнары, үткәне һәм бүгенгесе бар. Безнең Буа шәһәренең дә тарихы шактый үзенчәлекле.

Буа җирләре Казан ханлыгы составына кергән (1691 елда ул беренче тапкыр Архангельск исеме белән телгә алына). 1780 елның 15 сентябрендә Екатерина II указы нигезендә Буага шәһәр статусы бирелгән. Бу – административ реформа кысаларында башкарылган. Шәһәрләрнең санын арттыру сәүдә, һөнәрчелек, сәнәгать эшчәнлеген үстерү өчен кирәк булган. 1780 елның декабрендә шәһәргә герб бирелгән («яшел кырда көмеш сарык»). Бу – әлеге җирләрдә сарык көтүләренең күп булуын искәрткән.

1918 елның 19 февралендә Совет власте игълан ителгәннән соң, большевиклар партиясе ячейкасы төзелгән, аны элеккеге укытучы Иван Сергеевич Космовский җитәкләгән.

Ул заманда шәһәребез нигездә бер катлы агач йортлардан торган. Соңрак шәһәр өчен яңа төзелеш планнары эшләнгән һәм кабул ителгән. XIX гасыр ахырында Буа каласының төп урамнарында кызыл кирпечтән төзелгән биналар күренә башлаган. Бүгенге көндә архитектура үрнәге булган 14 бина сакланып калган.

Буа бай шәһәр булмаган. Шәһәр эшчәнлеген җанландыру һәм керемнәрне тулыландыру өчен 1830 елда Буада Хөкүмәт Карары буенча сентябрь ахырында һәм октябрь башында узган көзге, ел саен үткәрелә торган Пыкрау ярминкәсе ачылган. Ярминкәгә Казан, Сембер, Алатырь, Тәтеш, Цивильск, Чебоксар сәүдәгәрләре ситсы, йон тукымалар һәм галантерея товарлары белән килгәннәр. Тирә-юньдәге крестьяннар ипи, колмак, сарык, тире, дегет, тимер әйберләр, балчык һәм пыяла савыт-саба, эш атлары һәм мөгезле терлек сатканнар.

1917 елга якынча алты мең кеше яшәгән. Шактый дәрәҗәдә мещаннар өстенлек иткән.  Буа җәмгыятенең иң югары катламы - өяздә булган дворян гаиләләре (Ивашевлар - Головинский, Терениннар). Дворян Ивашевлар ХVIII гасырдан  биредәге җирләргә хуҗа булганнар. Бу төр вәкилләренең берсе 1682 елда Зөя елгасында Ивашевка авылына нигез салган. Борынгы Ивашевкадан бары тик зур булмаган йортлар һәм утар паркы калдыклары гына сакланып калган.

Дворяннар һәм шәһәр катламнары Буа өязе халкының аз өлешен тәшкил иткән. Халыкның күпчелеге крестьян-игенчеләр булган. Милли состав буенча чувашлар һәм татарлар күпчелекне тәшкил иткәннәр. Сембер губернасының башка өязләре белән чагыштырганда рус крестьяннары аз була, шулай ук өяздә берничә мордва авылы булган. Өязнең урман өлешендә нигездә чуашлар яшәгән, көньяктагы далада татар авыллары булган. Руслар өязнең төньяк-көнчыгыш өлешендә, Казан губернасы (Тәтеш өязе) чигендә урнашканнар.

Өяздә нигездә игенчелек белән шөгыльләнәләр, сәнәгать аз үсеш алган була. Һөнәрчелек әйберләре, нигездә, гаилә өчен кулланылган яки җирле базарларда сатылган. Бөртекле культуралардан арыш һәм солы өстенлек иткән. Өязне хәтта солы ягы дип тә атаганнар. Буа янында кайбер авылларда киндер чәчкәннәр. Чуашлар колмак үрчетергә яраткан.

1920 елда өяз тормышында зур вакыйга була. Өязнең зур өлеше — яңа административ атамалы - Буа кантоны Казан губернасы урынына төзелгән Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасына кушыла. Бер өлеше Чуваш Автономияле өлкәсенә кертелә, бер өлеше Сембер губернасында кала. 1930 елның 10 августыннан Буа районы оеша.

Хәзерге вакытта Буа районы - Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль берәмлек һәм  муниципаль район. Ул Татарстанның көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. Көньяк чиге Ульяновск өлкәсенең Чынлы районы белән чиктәш, көньяк-көнбатыштан Татарстан Республикасының Чүпрәле районы, көнбатыштан - Чуаш Республикасының Яльчик районы, төньяктан - Татарстан Республикасының Апас, көнчыгыштан - Тәтеш районнары белән чиктәш. Мәйданы 1543,6 км² тәшкил итә.

Административ үзәге - Буа шәһәре.  Район территориясе 97 торак пунктны үз эченә ала, алар 30 авыл һәм 1 шәһәр җирлегенә берләштерелгән. Буа шәһәрендә халык саны 20 меңнән артык. Районда башлыча татарлар яши, халыкның 20% ы — чуашлар, 13% ы — руслар.

Буа шәһәре аша федераль әһәмияттәге автомобиль һәм тимер юллар уза: Ульяновск – Зөя (Свияжск) тимер юлы, Казан – Ульяновск, Буа – Тәтеш, Буа – Яльчик автомобиль юллары. Буа Казаннан 137 км ераклыкта урнашкан.

Районның төньяк-көнчыгышында һәм көнчыгышында Зөя елгасының уңъяк ярында чагыштырмача зур урман массивлары бар. Имән, юкә, өрәңге, карама урманнары өстенлек итә. Карлы елгасы үзәненең комсу туфракларында каен, усак, урыны белән имән һәм юкә катнаш нарат урманнары үсә.

Буа районы территориясе уңдырышлы кара туфраклы җирләргә бай. Шуңа да күп еллар дәвамында авыл хуҗалыгы җитештерүендә алдынгылар рәтендә һәм Татарстанның иң яхшы аграр районнары өчлегенә керә. Авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы-119,3 мең гектар, шул исәптән 96,5 мең гектар сөрүлек җирләре. Игелә торган төп культуралар-сабан һәм көзге бодай, арыш, арпа, борчак, шикәр чөгендере.

Авыл хуҗалыгы тармагында   "Ак Барс" холдинг компаниясе хуҗалыклары зур үсештә. «Авангард» агрофирмасы иген игүдә дә, терлекчелектә дә зур нәтиҗәләргә ирешә. Заманча техника ресурсларын, цифрлы җиһазларны  куллану хуҗалыкларга  кадрлар җитмәүне компенсацияләргә, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм башкарыла торган эшләрнең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә.

Район территориясендә «Буа шикәре», «Буа спирт заводы» «Русский стандарт водка» филиалы, «Әхмәт электромеханика заводы», «Буа машина төзү заводы», «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» Буа филиалы кебек сәнәгать предприятиеләре бар.

Шәһәребез көннән-көн үсә, матурлана. Яңа күпкатлы йортлар төзелә, парклар яңартыла. Шәһәребездә 6 (районда 32) гомуми белем бирү учреждениесе, 2 сәнгать мәктәбе, мәктәптәш тыш эшләр үзәге, медицина училищесы, ветеринария техникумы, югары уку йортлары филиаллары бар. Шулай ук Драма театры, Мәдәни үзәк, Ял үзәге, үзәк китапханә, Туган як музее эшли. Тиздән заманча яңа бина ачылачак. Якташыбыз, танылган сынчы, рәссам Бакый ага Урманче музее.

Буа районы үзенең спорт традицияләре белән дә данлыклы. Яшьләребезгә төрле юнәлешләрдә шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган: Буа шәһәрендә туып, җиңел атлетика буенча спортчы, СССР, Европа чемпионы булган Владимир Иванович Трусенев исемен йөртүче үзәк стадион, «Арктика» боз сарае, «Дельфин» йөзү бассейны, «Импульс» спорт комплексы, «Максат» футбол аренасы, «Юность», «Батыр», «Яшьлек» спорт мәктәпләре,       яктыртылган юллары булган «Чаңгы базасы» һәр теләгән кешене кабул итә.

Буа җире – бик күп танылган шәхесләрне дөньяга биргән төбәк: рәссам-скульптор Баки Урманче, язучылар Гомәр Толымбай, Гомәр Гали, Шәрәф Хөсәенов, Ренат Харис, галимнәр Вахит Хаков, Фоат Гарифуллин, композитор Фирзәр Мортазин, җырчылар Динә һәм Рафаэль Латыйповлар һ.б.

Буалар тырышып эшли дә, матур итеп ял да итә беләләр. Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә дә актив эшчәнлек алып баралар. Буа Алан мәйданында гөрләп Сабан туе уза, бәйрәмгә һәр кеше милли киемнәрдән килә.

Ышаныч белән әйтергә була: Буа районы – Татарстанның иң матур һәм яшәү өчен уңайлы районнарының берсе. Үсешенең, уңышының һәм чәчәк атуының нигезе – туган ягына тугрылыклы, уңган, тырыш кешеләре. Буа динамик үсешкә һәм алга бару өчен бөтен мөмкинлекләргә ия. Буалылыр моның белән хаклы рәвештә горурлана!

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International