Өлкәннәр көне

Ранис Камартдинов өлкәннәр көне алдыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды.

Бүген, 30 сентябрьдә, Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов өлкәннәр көне алдыннан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды, анда өлкән яшьтәге пенсионерлар белән очрашты.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Шакир Яһудин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова катнашты.

Очрашу барышында Буа районы башлыгы интернат-йортта яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, аларга сәламәтлек һәм уңышлар теләде, шулай ук кер юу машиналары сатып алу өчен 70 мең сумлык сертификат тапшырды.

« Без сезнең белән һәрвакыт элемтәдә. Шуңа күрә сезнең кер юу машиналарының сафтан чыгуын белгәч, без оператив рәвештә барысын да сатып алдык һәм урнаштырдык инде. Бүгенге имин, тотрыклы тормышыбыз нигезенә керткән өлешегез өчен һәрберегезгә зур рәхмәт. Бүген дә шулай ук учреждение хезмәткәрләренә алар сезгә бүләк иткән кайгыртучанлыклары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Искиткеч атмосфера биредә, сез һәрвакыт чараларда, төрле конкурсларда, проектларда актив катнашасыз. Көн саен нәрсә беләндер шөгыльләнәсез һәм чын мәгънәсендә тулы канлы тормыш белән яшисез. Һәркемгә сәламәтлек, оптимизм, бу энергияне саклап калу һәм игътибарлы булуларын телим,» - диде Ранис Рафис улы үз чыгышында.

Кунаклар да изге теләкләрен җиткерделәр. Ринат Гайзатуллин интернат-йорт җитәкчелегенә савыт-саба алуга сертификат тапшырды.

Өлкәннәр өчен район мәдәният хезмәткәрләренең бәйрәм концерты оештырылды.

 

Буа дәүләт драма театрында 1952 елгы юбилярлар чакырылган чара булды

2022 елның 30 сентябрендә Буа дәүләт драма театрында 1952 елгы юбилярлар чакырылган чара булды.

     Чарада Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары  Шакир Яһудин,  Ринат Гайзатуллин катнашты.

Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» («Сияние») VII Республика үзешчән башкаручылар фестивале лауреатлары дипломнары белән бүләкләнде.  Чарада катнашучылар өчен «Шобага» спектаклен  күрсәтү һәм азык-төлек җыелмалары тапшыру оештырылды.  Бу чарада барлыгы 221 кеше катнашты.

 

 

Буа районында пенсионерларга хәйрия ярдәме күрсәтү буенча акция башланды.

 

Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында 2022 елның 26 сентябреннән Буа муниципаль районында бюджет оешмаларыннан лаеклы ялга чыккан пенсионерларга, ябылган оешмаларда эшләгән гражданнарга һәм читтән килгән пенсионерларга хәйрия ярдәме күрсәтү буенча акция үткәрелә.

29 сентябрьгә әлеге категориядәге гражданнарга 3 272 пенсионерга 5әр кг югары сортлы он бирелгән.  Әлеге акциядә барлыгы 3617 өлкән яшьтәге граждан катнашачак.  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International